ТР Кадастр палатасы гражданнарга хезмәт күрсәтү тәртибе турында сөйләде

2019 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

16 июльдә Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасында республика халкы өчен Кайнар линия оештырылды. ТР буенча Кадастр палатасының план бүлеге башлыгы Ксения Кузнецова гражданнар сорауларына җавап бирде.

Татарстанлылар арасында иң популяр сораулар түбәндәгеләр булган:

ТР Кадастр палатасы нинди консультацияләр бирә?

Татарстанлылар күчемсез милек объектлары әйләнешенә бәйле консультацияләр алырга мөмкин. Белгечләр шулай ук Росреестр боерыклары белән расланган xml –схемаларның, шул исәптән ЕГРНдагы объектларның кисешүе предметына туры килүенә xml-документларын тикшерәчәкләр, килешү проектларын гади язма формада әзерләргә ярдәм итәчәкләр. Квалификацияле белгечләр күрсәткән консультация ярдәме күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә куюны туктатып тору яки бирүдән баш тарту турында карарлар санын киметергә ярдәм итә.

Объект төзелеше башланыр алдыннан җирлекләрдә нокталарны чыгару мөһимме?

Урынга нокталар чыгару – махсус билгеләр ярдәмендә җир кишәрлеге чикләренең борылыш нокталарын билгеләү (күчемсез милек реестрында булган мәгълүматлар буенча). Бу процедураны үткәрүнең төп шарты - җир кишәрлегенең чикләре аныкланырга тиеш. Бу эшне үткәрү нәтиҗәсендә сезнең документлардагы (шулай ук ЕГРНда) чикләрнең координатлары җирлектә таяклар белән беркетеләчәк.

Җирлектә нокталарны чыгару, күрше участокка кермәс өчен, участокта объект төзелеше башланыр алдыннан мөһим.

Бу хезмәттән шулай ук ТР буенча Кадастр палатасы белгечләрен чакыртып файдаларыга мөмкин. Җирлектәге борылыш нокталарын ачыклау өчен югары төгәл геодезик җиһазлар кулланыла, эшне  тәҗрибәсе зур булган квалификацияле белгечләр алып бара.

 

ТР буенча Кадастр палатасы белгечләренә шалтыратырга өлгермәгән республика халкы (843) 514-90-77 телефоны буенча өстәмә хезмәтләр күрсәтүнең барлык шартларын да ачыклый ала.

Кадастр палатасы матбугат хезмәте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International