Мошенникларның корбаннары турында хәбәрләр күп булса да, кешеләр алар кармагына эләгүен дәвам итә. Баулы районында мошенниклык очраклары ешайган. Бу хакта Баулы шәһәре прокуроры Фәнис Сәлимов сөйләде.
- Фәнис Анфасович, хәзерге вакытта мошенниклар нинди ысул белән ешрак алдыйлар?
- Хәзер техника, гаджетлар, телефоннар дәвере. Еш кына телефоннар, банк карталары аша акча урлау очраклары күзәтелә. Нигәдер бездә кешеләр бик ышанучан. Акча күчерү үтенече белән шалтыратсалар, кешеләр, берни дә тикшермичә, моны эшлиләр. Нәтиҗәдә, бер атнадан соң әлеге телефон җавап бирми башлый һәм алар полиция органнарына мөрәҗәгать итә. Кызганычка каршы, мондый төр җинаятьләр авыр ачыла. Мошенник теләсә кайсы башка төбәктә булырга мөмкин, һәм аның шәхесен ачыклау бик кыен.
Моннан бигрәк тә өлкән кешеләр зыян күрә. Пенсионер өенә таныш булмаган кешеләр керә һәм нинди дә булса товар тәкъдим итә. Ярты ел элек халыкка янгын сигнализаторлары тәкъдим итеп йөрделәр. Кайбер өлкәннәребез өч-дүрт мең сумга кечкенә янгын сигнализаторы сатып алган, ә бу җайланмаларның факттагы бәясе 300-400 сум. Кызганычка каршы, мондый очракларда акчаларын кире кайтарып булмый диярлек. Шулай ук өлкән кешеләрнең сәламәтлеге турында “кайгыртучы” кешеләр массажерлар, төрле җиһазлар тәкъдим иткән очраклар да ешайды. Ай ярым элек кенә безгә бер хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Әнисе 150 мең сумлык массаж кәнәфиен сатып алуга сату-алу килешүен имзалаган. Соңрак бу массаж кәнәфиенә түгел, ә кәнәфигә нәкыш булып чыкты, аның фактик бәясе 15-20 мең сум тәшкил итә. Бәхеткә, бу ханым үз акчаларын кире кайтара алган.
- Баулы районында быел ничә мошенниклык очрагы теркәлгән?
- 2019 елның беренче яртыеллыгында 150гә якын җинаять теркәлгән, шуларның 31се мошенниклык факты, бу барлык җинаятьләрнең 20 процентын тәшкил итә. Бу бик күп. Элек урлау очраклары аеруча күп булган, ә хәзер мошенниклык. Шуңа күрә Баулы районында яшәүче барлык халыкны, беренче чиратта, өлкәннәрне чит кешеләр белән бик сак булырга өндәр идем.
Автор: Ләйсән Галимова.
Автор фотосы.
Чыганак: Баулы-информ.