Балаларның бәхетсезлеккә очравының сәбәбе еш кына балалар психикасын аңламаган ата-аналарның белемсезлегендә. Бу хакта «Татар-информ» МА пресс-конференциясендә Балалар Республика клиник хастаханәсе психологик хезмәте мөдире Лилия Горохова сөйләде.
"Ата-аналар бала барысын да аңлый дип уйлый. Бу иллюзия. Ата-ана баланы кечкенә олы кеше буларак кабул итә, әмма баланың баш миенең яртысы — аңа ярдәм итәргә мөмкин булган маңгай өлеше формалашмаган әле», - дип билгеләп үтте балалар психологы.
Ул ассызыклап үткәнчә, баланың төп ихтыяҗы тирә-юньне танып белүдән гыйбарәт. Шуңа күрә, бәхетсезлек очракларына юл куймас өчен, ата-аналар аның гамәлләрен контрольдә тотарга тиеш. Лилия Горохова сүзләренә караганда, баш мие 21 яшькә кадәр формала. Менә шул яшьтә генә кеше үз гамәлләре өчен җаваплылыкны тулысынча аңлый.
«Дөньяны тануда балага ярдәм итәргә кирәк: аңа уңайны гына түгел, тискәрене да күрсәтергә кирәк. Тик беренче чиратта - иминиятләү аша, сез янәшәгездә булганда, аны саклыйсыз», - дип йомгаклады психолог.
Фото: Солтан Исхаков.
Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/2019/07/12/656676/