«Идел-Янцзы» форматындагы VI Россия-Кытай яшьләр форумына Татарстаннан биш студент барачак

2019 елның 12 июле, җомга

Россия делегациясе составына Идел буе федераль округының югары уку йортларында белем алучы 130дан артык студент керде. Татарстан Республикасыннан форумга биш студент — өчесе КФУдан һәм икесе Тимерясов исемендәге КИУдан. Алар – яшьләр иҗтимагый тормышы лидерлары, талантлы артистлар һәм спортчылар.

Форумны ачу вакытында Россия һәм Кытай студентлары бергә оештырган концерт булачак. Казан студентлары форумда катнашучыларны Татарстан Республикасының милли мәдәнияте белән таныштырачак. Ачылу тантанасында алар татар милли биюе белән чыгыш ясаячаклар һәм Кытай телендә шигырь сөйләп, Кытай халкына хөрмәт күрсәтәчәкләр.

Форум 10 көн дәвам итәчәк. Аның барышында Россия яшьләре җирле университетларның, югары технологияле предприятиеләрнең эше белән танышачак, танылган Кытай галимнәренең лекцияләрен караячак, Кытай һәм Хунань провинциясенең тарихы һәм традицион милли мәдәнияте турында белү мөмкинлеге алачак.

Форум 25 июльдә тәмамлана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International