Бүгенге көндә Баулы районы мәктәпләрендә 409 педагог хезмәт куя.
Мәгариф бүлеге мәгълүматларына караганда, район мәктәпләрендә 30 яшь эшли, ә пенсия яшендәге укытучылар – 35 кеше. Быел мәктәпләргә эшкә килергә теләк белдергән яшь белгечләр булмаган. Бүгенге көндә сигез кеше максатчан юллама буенча белем ала. Аларның икесе - беренче курс студентлары, берешәр студент дүртенче һәм бишенче курсларда, дүртесе өченче курста белем ала. Быел максатчан юнәлеш буенча укырга өч кергән. Алар физика һәм математика, инглиз теле, математика һәм ИКТ юнәлешләрен сайлаган.
Чыганак: Баулы-информ