Баулыда яшь экологлар чишмә тирәсен җыештырдылар

2019 елның 12 июле, җомга

27нче микрорайонда "Нескучный двор" программасы буенча ял итүче балалары өчен кызыклы һәм файдалы чара узды.

Балалар белән "Без киләчәк өчен" Баулы иреклеләр хәрәкәте җитәкчесе Радэль Галимуллин очрашты, ул аларга табигатькә сакчыл мөнәсәбәт кирәклеге, экологик яшәү рәвеше алып бару әһәмияте турында сөйләде.

Очрашу 27нче микрорайонда урнашкан чишмә янында узды. Иреклеләр җитәкчесе балаларга чишмә тирәсен җыештыруга кушылырга тәкъдим итте. Нәтиҗәдә яшь экологлар өч капчык чүп-чар җыйдылар.

Тулырак: http://bavly-tat.ru

Фото: "Яшьлэр доньясы" ММҮ "Вконтакте"социаль челтәрендәге төркеме

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International