Әлмәттә узучы нефть саммитына Россия Энергетика министры урынбасары Павел Сорокин киләчәк

2019 елның 12 июле, җомга

 

Бу инде 18нче шундый саммит. Анда республиканың нефть компанияләре вәкилләре, шулай ук чакырылган кунаклар: энергетика министры урынбасары Павел Сорокин, табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Светлана Родионова һәм башкалар катнашачак.

Саммит темасы «Ягулык-энергетика комплексын үстерү: глобаль таләпләр, трендлар һәм бөтендөнья көн тәртибе» дип билгеләнде. Катнашучылар тармакның «цифрлы» тренд белән бәйле трансформациясе турында фикер алышырга планлаштыралар.

Саммит күргәзмә белән танышудан башлана, анда «Татнефть», «РИТЭК» казанышлары, шулай ук Казан федераль университетының фәнни эшләнмәләре тәкъдим ителәчәк. Шуннан соң катнашучылар панель дискуссиягә китәчәк.

Фото: «Татар-информ» МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International