Бөгелмә җәмәгать урыннарында бу җәйдә буккроссинг өчен беседкалар барлыкка килгән, анда укылган китапны калдырырга һәм алмашка бушлай икенчесен алырга мөмкин.
Әлеге хәрәкәт кысаларында тимер юл вокзалының көтү залында кулланылышта булган басмалар белән стеллаж барлыкка килгән. Юлга чыкканда, сәяхәтчеләр үзләренә ошаган китапны алырга, аннан аны әдәбиятле стеллажлар булган башка станциядә калдыра алалар.
Китапханәчеләр шулай ук Бөгелмәнең Ленин урамындагы Мәдәният һәм ял паркында «Яшел беседка» җәйге уку залы кысаларында чаралар уздыра башлаганнар. Һәр кеше яңа китаплар, журналлар карый, балаларына агач күләгәсендә урнашкан урындыкларда балалар шигырьләрен укый ала.
Быел Ненастин исемендәге сквер территориясендә буккроссинг өчен тагын бер беседка ачылган. Беседка киштәләре «Книга», «Китап», «Book» сүзләре белән бизәлгән. Бүгенге көндә биредә рус, татар һәм чит ил шагыйрьләренең һәм язучыларының әсәрләре урнаштырыла.
Чыганак һәм фото: «Татар-информ» МА