Татарстан КФҮ офисларында яңа хезмәт барлыкка килде

2019 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан КФҮ яңа хезмәт күрсәтә башлады. Гражданнарның хәзер салым салу объекты җимерелүе яки юк ителүе турында гариза бирү мөмкинлеге бар.

Гомуми кагыйдәләр буенча физик затлар милкенә салым күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына күчемсез милек объектына милек хокукын туктату турындагы мәгълүмат кертелгәнче исәпләнә. Тиешле язуны кертү өчен объектны кадастр инженеры тарафыннан әзерләнгән тикшерү акты нигезендә кадастр учетыннан төшерергә кирәк.

Әмма хәзер салым органы, гражданнан объектның җимерелүе яки юкка чыгарылуы турында гариза алгач, салым исәпләүне туктатырга хокуклы. Граждан шулай ук бу фактны раслаучы документларны – тикшерү актын, табигый бәла-казалар аркасында объектның җимерелүе турында җирле хакимият белешмәсен, дәүләт янгын күзәтчелеге органнары белешмәсен һәм башкаларны тапшыра ала. Салым түләүче тарафыннан документлар мөстәкыйль тапшырылмаган очракта да, алар дәүләт органнарында саклана, салым хезмәте аларны мөстәкыйль рәвештә соратып ала.

Хезмәт КФҮтә гариза теркәлгәннән соң 15 эш көне эчендә бушлай күрсәтелә. Салымны исәпләү салым салу объекты җимерелгән яисә юк ителгән айның 1 числосыннан туктатыла, дип хәбәр ителә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең рәсми интернет-порталында.

Фото: Денис Гордийко

Чыганак: KZN.RU

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International