Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә күчемсез милек объектлары хуҗалары теләгеннән тыш бирелгән көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган күчемсез милек объектлары белән алыш-биреш ясауны булдырмый калуга багышланган утырыш булды.
Чарада Татарстан Росреестры, Эчке эшләр министрлыгы, Пенсия фонды, Саклык банкы һәм техник инвентаризация һәм кадастр эшләре региональ үзәге вәкилләре катнашты.
ТР Росреестры җитәкчесе урынбасары Ада Зәйдуллина аңлатканча, Татарстан Росреестры тарафыннан, электрон рәвештә килешү төзүгә документлар кабул иткәндә, шәхесне идентификацияләүгә юнәлдерелгән чаралар күрелә. Мәсәлән, электрон рәвештә документлар кергән очракта һәм Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында (ЕГРН) күчемсез мөлкәткә хокук бетерелү, чикләнү, аның күчүен дәүләт теркәве милекченең шәхси катнашыннан башка була алмавы турында билгеләнгәндә, килешүне электрон рәвештә әзерләүгә милекче ризалыгын алу буенча өстәмә чаралар күрелә.