Баулы районы авылларында юллар төзекләндереләчәк

2019 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Бу эшкә республика бюджетыннан 20 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Татар Кандызы авылында Совет урамына, Алексеевка авылы Заречная урамына, Уба авылы Үзәк урамының һәм Хәнсевәр авылының Карл Маркс урамының бер өлешенә вак таш-ком катнашмасы салыначак. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илнар Вәлиев сүзләренә караганда, Потап-Томбарлы авылында һәм Новозареченск бисәсендә муниципаль юл фонды хисабына кайбер урамнарны асфальтларга планлаштыралар. Бу эшләргә 12 миллион сум акча бүлеп бирелә.

Автор: Айгөл Хөсәенова

Чыганак: Баулы-информ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International