Баулының түбән өлешендә фонтан булачак

2019 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Баулының түбән өлешендә “Ватан” паркы төзелеше дәвам итә. Бу эшкә быел тугыз миллион сумга якын акча тотылачак.

“Ватан” паркының төп өлеше узган ел төзелде. Быел яз Баулы «Омега» предприятиесе хезмәткәрләре төзелеш эшләренең икенче этабына керештеләр. Хәзер район башлыгы Рамил Гатиятуллин боерыгы буенча “Ватан” яшьләр клубы артында урнашкан паркның бер өлеше төзекләндерелә. Безнең хәбәрчебез төзелеш урынында булды һәм предприятие прорабы Рәшит Кәрибуллин белән аралашты.

- Яз көне төзелеш өчен урын әзерләдек, кара туфракны алдык. Ә 1 июньнән төп эшләргә керештек, – дип сөйләде прораб. - Поребриклар салдык инде, велосипед юллары өчен нигез хәзерләдек. Материаллар сатып алынды. Автомобиль юлы буйлап җәяүлеләр өчен тротуар төзиячәкбез.

Шулай ук биредә фонтан төзү дә каралган. Аның нигезе әзер инде.

- Мәйданда торган фонтан җыела. Ул эш хәлендә, нибары өч елга якын гына эшләгән. Насослар сынау үтте, барысы да эшли. Фонтанның стеналары гранит белән тышланачак, – дип сөйләде Рәшит Карибуллин.

Шулай ук паркның бу өлешендә балалар өчен уен мәйданчыгы, эскәмияләр, яктырткычлар, урналар урнаштырылачак, газон салачаклар, машина кую урыннары төзеләчәк. Эш ахырында парк бердәм төс алачак һәм яшьләр клубы аның үзәгендә калачак. Сүз уңаеннан, клуб бинасын төзекләндерү киләсе елга планлаштырылган.

Бүгенге көндә эшләр 50 процентка башкарылган. Якынча мәгълүматларга караганда, паркны ачу 1 сентябрьгә планлаштырылган.

Тулырак: http://bavly-tat.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International