Җир кишәрлекләре чикләрен килештерү тәртибендәге яңалыклар

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

Россия Президенты Владимир Путин җир кишәрлекләренең гомуми чикләрен килештерү мәсьәләсен – межалау барышында кадастр инженеры тарафыннан үткәрелә торган мәҗбүри процедураны җайга салырга мөмкинлек бирә торган законга кул куйды.

Билгеле булганча, “Кадастр эшчәнлеге турында” Федераль законга һәм “Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 150-ФЗ номерлы Федераль закон Комплекслы кадастр эшләре процедурасын камилләштерүгә юнәлдерелгән. Төзәтмәләр Комплекслы кадастр эшләрен башкару һәм кадастр исәбен алу өчен мәҗбүри шартлар исемлеген аныклыйлар.

Иң мөһим яңалыклар арасында – кадастр инженерларының геодезия һәм кадастр эшләре өчен кирәкле мәгълүматны ЕГРНнан алу мөмкинлеген тәэмин итү, аерым алганда, сүз күчемсез милек хуҗаларының почта һәм электрон адреслары турында турында бара. Күчемсез милек реестрыннан актуаль һәм ышанычлы контактлар гражданнарга хәбәр җибәргәндә адреслы хаталар ихтималын киметәчәк. Вакытында кире элемтә кызыксынган барлык кешеләрнең мәнфәгатьләрен исәпкә алырга, димәк, киләчәктә күршеләр арасында җир бәхәсләрен булдырмый калырга мөмкинлек бирәчәк.

Россия законнары нигезендә, җир кишәрлегенең тулы хокуклы хуҗасы булу һәм үз территориясен өченче затларның кул сузуыннан саклау өчен, җиргә милек хокукын теркәргә кирәк. Участок чикләрен кадастр инженеры билгеләргә ярдәм итәчәк. Ызанлау милекче заказы буенча да, комплекслы кадастр эшләрен үткәрүгә дәүләт яки муниципаль контрактлар нигезендә дә үткәрелә. Кадастр инженеры җир кишәрлегенең чикләре координаталарын билгели, әгәр дә аңа кушылучы участокларның чикләре турындагы мәгълүматлар ЕГРНга кертелмәсә, күршеләр белән уртак чикләрне дә килештерә.

Кадастр инженеры карары буенча чикләрнең урнашу урыннарын килештерү кызыксынган затларның гомуми җыелышында яки индивидуаль тәртиптә үткәрелә.

Чикләре килештерү процедурасы ызанлауның аерылгысыз өлеше булып тора, ә күчемсез милек хуҗалары дәүләт реестрына контакт мәгълүмат кертәләр.

Хәзер кадастр инженерлары, төзәтмәләр ярдәмендә, билгеләнгән тәртиптә чикләрне килештерү процедурасын үткәрү өчен кирәкле мәгълүмат ала алачаклар. Бу комплекслы кадастр эшләрен башкарганда да, участокларны шәхси межалау вакытында да күчемсез милек хуҗаларының хокукый мәнфәгатьләрен тулысынча исәпкә алырга мөмкинлек бирәчәк.

Моннан тыш, яңа закон кадастр инженерлары тарафыннан техник паспортларны, техник исәпкә алу һәм техник инвентаризация оешмалары тарафыннан әзерләнгән бәяләү һәм башка документларны куллану мөмкинлеген билгели. Моның өчен комплекслы кадастр эшләренә заказ бирүчеләр булып торган дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары әлеге документларны бушлай алу хокукына ия.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International