Иртәгә, 11 июльдә, Бөтендөнья шоколад көне билгеләп үтелә. Бәйрәм алдыннан Түбән Новгород ЦСМ белгечләре популяр ризыкны ничек сайларга кирәклеге турында сөйләделәр.
ЦСМ директоры Денис Миронов билгеләп үткәнчә, ГОСТның күп кенә таләпләре шоколад төренә карап аерыла, әмма аларның кайберләре барчасы өчен дә уртак булып тора.
Әйтик, шоколадның барлык төрләре өчен дә куелган шарт: продукт өслегендә ак элпә булырга яки ул кортлы булырга тиеш түгел.
Хәзерге вакытта шоколадның нинди генә төрләре юк. Әмма алар барысының да составында кырылган какао һәм какао-мае булырга тиеш. Продуктта какао күбрәк булган саен, ул сыйфатлырак һәм файдалырак.
"Какао порошогы, соя лецитины — бу кушылмалар зыянсыз, әмма аларның файдасы да юк, алар кырылган какао һәм какао-майның арзан аналоглары булып торалар. Әгәр алар составта беренче булып торсалар яки какао һәм какао-майны алмаштырасалар — ул шоколад сыйфаты турында уйланырга кирәк»,-дип кисәтә Түбән Новгород ЦСМ инженер-химигы Светлана Вотякова.
Шулай ук, белгеч сүзләренчә, шоколад составында үсемлек майлары булу да хупланмый. Әгәр дә алар шоколадта булса, бу хакта мәгълүмат төргәктә күрсәтелергә тиеш.
Сатып алучылар чыннан да сыйфатлы һәм файдалы продукт сайлап алсын өчен, ЦСМ белгечләре ГОСТ буенча продукт этикеткасында һичшиксез күрсәтелергә тиешле исемлек әзерләгән:
• Продукт исеме, җитештерүче һәм аның адресы.
* Җитештерү датасы, саклау шартлары һәм яраклылык срогы.
* ГОСТ 31721-2012.
• Масса нетто, 100 грамм азык кыйммәте (аксым, май, углевод, шулай ук Энергетик кыйммәтләр).
• Составы, анда, барлык өстәмәләр күрсәтелергә тиеш.
* ГМО һәм үсемлек майлары булу-булмау турында мәгълүмат.
* Процентларда күрсәтелгән какао мае өлеше (эчлекле шоколадтан тыш).
Шулай ук шоколадның аерым төрләренә генә карый торган таләпләр дә бар:
• гомуми майның, майсызландырылган какаоның коры калдыгы масса өлеше (сөтле шоколад өчен).
* сөт һәм сөт продуктлары калдыгының майсызландырылган масса өлеше һәм сөт майлары (сөтле һәм ак шоколад өчен) масса өлеше.
Чыганак: Татар-Информ