Россиядә Европрокол буенча юл-транспорт һәлакәтләрен рәсмиләштерү процедурасы популярлаша бара

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

Бүгенге көндә Россия автомагистральләрендә һәр өченче юл-транспорт һәлакәте Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре катнашыннан башка рәсмиләштерелә. Россия автоиминиятчеләр берлеге мәгълүматлары буенча, Европрокол кулланып юл-транспорт һәлакәтләрен рәсмиләштергәндә иминият очрагы турында белдергән машина йөртүчеләр өлеше, гомумән алганда, Россия буенча ел башыннан 53% тан артык тәшкил иткән.

Агымдагы елның 5 аенда юл-транспорт һәлакәтләрен рәсмиләштергәндә Европроколдан 360 меңнән артык автомобильче файдаланган.

Европротокол – аварияне рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибе (Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре чакырылмый). Аннан авариядә ике генә машина катнашканда, икесе дә ОСАГОда иминиятләштерелгәндә, сәламәтлеккә зыян килмәгәндә, өченче затларның милкенә зыян килмәгән очракта гына файдаланырга була.

2018 елның 1 июненнән Россия Федерациясендә кайбер яңа кагыйдәләр үз көченә керде. Аерым алганда, Европрокол буенча юл-транспорт һәлакәтләрен рәсмиләштергәндә ОСАГО лимиты 100 мең сумга кадәр арттырылган.

Россия Дәүләт автоинспекциясе Европрокол процедурасын алга таба камилләштерүне хуплый. Аны куллану юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә барлыкка килгән тоткарлыкларны киметергә, машина йөртүчеләрнең вакытын шактый янга калдырырга, шулай ук юл-патруль хезмәте составын нәтиҗәлерәк кулланырга мөмкинлек бирә.

Россия Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясенең рәсми сайтында «Правила оформления ДТП» дигән махсус мәгълүмати-белешмә ресурсы эшли,  ул авариягә эләккән машина йөртүчеләрнең гамәлләре алгоритмын үз эченә алган. Интерактив варианттан тыш, www.гибдд.рф сайтыннан  кулланучылар алгоритмны кәгазь вариантта бастырып чыгарырга мөмкин.

ЮХИДИ.рф

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International