"Автоледи-2019" машина йөртү осталыгы конкурсы 13 июльдә узачак. Башлану вакыты сәгать 9.00.
Беренче этапта катнашучылар автомобильне фигуралы йөртү осталыгын (парковка, гаражга керү, "змейка") күрсәтәчәк. Маршрутны үтү вакыты һәм дөреслеге исәпкә алыначак.
Икенче этапта конкурста катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча имтихан тапшырачак. Җыелган баллар саны буенча җиңүчеләрне билгеләячәкләр.
Конкурска "В" категориясе хокукына ия булган хатын-кызлар чакырыла. Белешмәләр өчен телефон: 5-57-22. Гаризалар район ЮХИДИ бинасында кабул ителә.