Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» конференциясендә һәм Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәрендә катнашачак

2019 елның 5 июле, җомга

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «Бердәм Россия» сәяси партиясе конференциясендә катнашачак, анда социаль проектларны гамәлгә ашыруны да кертеп, берничә мәсьәлә буенча фикер алышу планлаштырыла. Моннан тыш, Рөстәм Миңнехановның планнарында – Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре чараларында катнашу.

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе конференциясенең пленар утырышында катнашырга планлаштыра", – дип хәбәр итә матбугат хезмәте.

Конференция кысаларында «Партия вәкилләренең эш сыйфатын арттыру» һәм «Кеше өчен Партия» панель дискуссияләр, шулай ук «Социаль проектлар һәм яшьләр белән эшләү», «Лидерлык потенциалы һәм алдан тавыш бирү процедурасы», «Коммерциячел булмаган оешмалар һәм гражданлык активистлары белән партнерлык» креатив сессияләре планлаштырыла. Конференциядә 450 гә якын кеше катнашыр дип көтелә.

Көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында узачак бәйрәм концертын караячак. Чарада 50 дән артык чит ил дәүләте вәкилләре катнашачак, алар арасында – Австрия, Нидерланд, Израиль, Финляндия, Польша, Төркия, Бахрейн, Мисыр, Ирак, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Беларусь, Кыргызстан, Үзбәкстан һәм башка илләрнең гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчеләре.

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International