Бәйгенең зона этабында республиканың 8 районыннан 54 бәйгече катнашты.
Баулы районы данын “Ак калфак” татар хатын-кызлары җирле оешмасы җитәкчесе Румия Шәфикова һәм Баулы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директорының балалар белән эшләү буенча урынбасары Ландыш Субаева яклады. Аларга ярдәмчеләре төркемнәре актив булышты.
Румия Шәфикова – “Өченче буын” героинясы” номинациясендә, Ландыш Субаева “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият” номинациясендә чыгыш ясады.
Бәйге нәтиҗәләре тиздән билгеле булачак. Зона этабында җиңүчеләр Казанда узачак финал турына үтә.