Чарада төбәк казые Марат хәзрәт Мәрданшин да катнашты.
– Яңа Баулы мәчетен төзүдә һәм эшен алып баруны иң башлап Рамил хәзрәт Вәлиәхмәтов йөргән иде. Аннары аның эшен Гасыйм хәзрәт Хәбипов дәвам итте. Кызганычка каршы, алар икесе дә бу дөньядан киттеләр, – дип хәбәр итте Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов. – Гасыйм хәзрәтнең үлеме сәбәпле, бу вазыйфага яңа кеше билгеләргә мәҗбүрбез. Бу вазыйфага, ягъни Яңа Баулы авылына имам-хатыйп итеп Зәйтүн Сөләйман улы Гәрәевне бертавыштан сайлап куйдык.
Зәйтүн хәзрәт Гәрәев – Баулы районының аксакаллар шурасы рәисе, шулай ук республика Диния нәзарәтендәге аксакаллар шурасы президиумы әгъзасы да. Ул озак еллар Баулы мәчетләрендә эшләгән. Шуңа да Зәйтүн хәзрәтне халык бертавыштан сайлап куйган.