Покров Урыстамак авылында һәм «Миңнуллин Г.С.» КФХ базасында үзйөрешле машиналарны һәм прицепларны ел саен уздырыла торган планлы техник торышын карап чыктылар. Чараны, расланган график буенча, Дәүләт техника күзәтчелегенең дәүләт инженер-инспекторы Руслан Мөхәммәтҗанов үткәрде.
Тикшерү барышында түбәндәге аспектларга аерым игътибар бирелде: тракторчы-машинист таныклыкларында рөхсәт ителә торган тамгалар булу; үзйөрешле машиналарның барлык узелларының техник яктан төзеклеге; транспорт чараларының аптечкалар һәм янгын сүндерү җайланмалары белән комплектланган булуы.
Техник өлештән тыш, милекчеләр белән профилактик әңгәмә дә үткәрелде. Горстехнадзор инспекторы куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләре, янгын куркынычсызлыгы чаралары һәм юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау өчен юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеге турында искәртте. Шулай ук авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә дәүләт хезмәтләрен «Госуслуги» порталы аша электрон рәвештә алу мөмкинлеге турында да искәрттеләр.
Фото: Руслан Мөхәммәтҗанов