Балалар, “Кыңгырау” һәм “Умырзая” командаларына бүленеп, алты бәйгедән торган уенда көч сынаштылар. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча төзелгән сорауларга җавап бирделәр, шигъри бәйгедә шигырьләр сөйләделәр, Муса Җәлилнең “Карак песи” шигыре буенча рәсем ясадылар. Китапханәчеләр тарафыннан “Исеме калды үзе үлсә дә, тарихларда укып ятларлык” исемле китап күргәзмәсе оештырылган иде. Нәтиҗәдә берничә балга гына өстенлек алып “Умырзая” командасы җиңү яулады. Ике командага да Диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
www.bavly-cbs.ru