Баулы районы хокук саклау органнары 2018 елгы эшкә йомгак ясадылар

2019 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

Шәһәр прокуроры Ф.Сәлимов 2018 елда теркәлгән җинаятьләр саны 14% ка кимүен, ләкин аларны ачу да сизелерлек кимүен һәм 2017 елга карата 80% тәшкил итүен билгеләп үтте. Шул ук вакытта җинаять эшләрен тикшерү сыйфаты да бераз кимегән.

Агымдагы елда районның хокук саклау органнарына наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле җинаятьләрне ачыклауга игътибарны арттырырга кирәк. Алиментлар буенча бурычларны түләү мәсьәләсе дә проблемалы булып кала, гомуми бурыч 27 млн. сумга якын тәшкил итә. Шәһәр прокуроры билгеләп үткәнчә, мондый хәлдә явызларча түләмәүчеләрне җинаять җаваплылыгына җәлеп итү эшен активлаштырырга кирәк. Чыгыш ясаучылар шәһәрнең сәүдә нокталарында төнлә спиртлы эчемлекләр сату фактларын да билгеләп үтте.

Юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау эшнең торышы турында да фикер алышу булды.

2018 елда Баулы районы территориясендә булган юл-транспорт һәлакәтләре саны 33% ка арткан, һәлак булучылар саны – 3 тапкырга диярлек (4 дән 11 гә кадәр). Юллардагы һәлакәтләрнең күбесе Баулы районы аша узучы ике федераль трассада килеп чыкса да, хокук саклау органнары аларны булдырмауга юнәлдерелгән чаралар кабул итәргә тиеш.

Шәһәр территориясендә дә, җирле юлларда да җәрәхәтләр алучылар күп. Анализ шуны күрсәтте: моның төп сәбәпләре – төнлә яктыртмау, тротуарлар булмавы, юл кырыйларының торышы начар булу, кирәкле урыннарда җәяүлеләр киртәләре булмау.

Киңәшмәдә шулай ук коррупцион характердагы җинаятьләрне ачыклау эшенең торышы да каралды.

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча конкрет карарлар кабул ителде, аларның үтәлеше шәһәр прокуратурасы контроленә алынды.

Баулы шәһәре прокуратурасының матбугат төркеме

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International