Апрель аеннан Татарстанда цифрлы телевидениегә тоташтыру мәсьәләләре буенча кайнар линия ачылачак. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары — мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов белдерде.
Республика территориясендә халыкка ярдәм йөзеннән меңнән артык волонтер эшләячәк, аларны укыту февральдә башланачак, дип өстәде ул.
3 июньнән Татарстанда федераль каналларның аналог эфир тапшырулары тәмамланачак. Республика цифрлы телевидениегә күчәчәк. Аңлату эшен алып бару, халыкка цифрлы телевидениене тоташтыруда ярдәм күрсәтү мөһим, дип билгеләп үтте Шәйхетдинов.