Баулы район ГХАТ бүлегендә гыйнвараенда 22 туу турында акт теркәлде. Туган балаларның 9- малайлар, 13- кызлар. 4 бала гаиләдә беренче булып, 12– икенче, 4- өченче булып , 2 – дүртенче булып туды.
Соңгы вакытта әти-әниләр балаларына исем сайлауга бик җаваплы карыйлар һәм матур мәгънәле исемләр кушалар. Мәсәлән, гыйнвар аенда Алан, Ансель, Богдан, Валентин, Данияр, Руслан, Таир, Кирилл, Шамсулло,Ангелина, Алиса, Алия, Дарина, Карина, Ләйсән, Милана, Полина, Эмилия, Юлия, Яна, Ясминадигән исемнәр бирделәр. Иң кечкенә бала 1600, ә иң зуры – 4540 грамм.
Иң яшь анага – 21 яшь, иң яшь әтигә 25 яшь, иң өлкән анага 41 һәм иң өлкән әтигә 50 яшь.
Гыйнвар аенда ГХАТ бүлегендә 6язылышу турындагы акттөзелде.Иң яшь каләшкә 21 яшь, иң яшь кияүгә 22 яшь, иң олы кияүгә – 72, каләшкә – 64 яшь.