Төбәк этабы финалы 16-18 февраль көннәрендә Баулы универсаль спорт залында узачак. Башлану вакыты: 9.00.
Татарстан Республикасының иң яхшы мәктәп баскетбол командасы дип аталу өчен Буа, Кукмара, Аксубай, Спас, Баулы, Ютазы, Арча, Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләреннән егетләр һәм кызлар командалары көч сынашачак.
Рәхим итегез!