“Ленинград камалышы өзелүгә 75 ел”

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

29-нчы гыйнвар көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәчесе Әхмәтҗанова Эльвира, 3-нче сыйныф укучылары белән “Ленинград камалышы өзелүгә 75 ел” – дигән темага  мэгълумат сэгате уткэрде.

Китапханәче укучыларга  900 көнгә сузылган  коточкыч сугыш турында сөйләде, бу темага эчтәлекле презентация күрсәтте. Ач, ялангач, әти-әнисез калган балаларны экранда күрү укучыларны тетрәндерде. В.Воскобойниковны "Девятьсот дней мужества" дигән китабына күзәтү ясалды.укучылар үзләре дә өзекләрне кычкырып укыдылар. Бу чарага йомгак ясап, Эльвира Әхмәтҗанова укучыларны бүгенге тыныч тормышка сөенеп, икмәкнең кадерен белеп яшәргә, тырышып укырга чакырды.

 

http://www.bavly-cbs.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International