Баулы – вакцинация эшен иң актив алып баручы районнар арасында

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстанның баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина вакцинациядән баш тарткан кешеләр арасында прививка эшен иң актив алып баручы районнарны атаган.

Бу хакта ул Роспотребнадзорның РТ буенча идарәсенең йомгаклау коллегиясендә сөйләгән.

"Татарстанда вакцинациядән баш тарткан 58 мең кешенең 30 проценты прививка ясарга карар кылды. Баш тартучылар арасында вакцинация эшен иң актив алып бара торган районнар - Баулы, Сарман, Түбән Кама, Арча, Бөгелмә һәм Чистай районнары", - дигән Марина Патяшина.

"Прививкалардан баш тарту Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан беренче тапкыр Кешелеккә глобаль янаулар исемлегенә кертелде. Вакцинациянең зыяны турында киң пропагандалау фонында вазгыятьне үзгәртү җиңел түгел. Бездә әле дә инфекцияләрдән сакланмаган кешеләр саны зур", - дигән ул.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/29/179768/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International