30 гыйнварда, 10-16 сәгатьләрдә, Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе бушлай кайнар линия ача. Сорауларны 8-800-100-26-27 телефоны аша бирергә мөмкин. Бу хакта ПФР республика бүлекчәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Пенсия фонды бүлекчәсе белгечләре иминият пенсияләрен индексацияләүгә һәм авыл хуҗалыгы стажы өчен өстәмәләргә кагылышлы сорауларга җавап бирәчәк”, дип язылган матбугат хезмәте хәбәрендә.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar