Түбән Камада җиңел атлетика буенча XXXI нефтьчеләр спартакиадасында “Баулынефть” идарәсе спортчылары ярышларның төп фаворитлары арасына кергән.
Җиңел атлетчылар йөгерештә, өч төр ярышта һәм катнаш эстфаетада ярышкан. Нәтиҗәдә безнең нефтьчеләр бер “алтын”, өч “көмеш” яулаган. Александр Демидов (40 яшькә кадәрге ир-атлар арасында 3000 метрга йөгерү) – беренче, Анастасия Фәсхиева (35 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында 1000 метрга йөгерү) һәм Элина Вотчинникова (35 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар арасында 500 метрга йөгерү) икенче килгән. Максим Москвичев, Айдар Мөкъсинов, Анастасия Фәсхиева һәм Марина Вотчинникова составындагы команда эстафетада икенче урын алган. Баулылар командалар зачётында өченче урынга лаек булган.