Яфрак азык әзерләү вакыты җитте

2018 елның 27 июне, чәршәмбе

Авыл хуҗалыкларында печән, яфрак азык әзерләүнең кызган мәле. Ел саен хуҗалыкларга яфрак азык җыюда бюджет оешмалары, предприятиеләр ярдәмгә киләләр.

Әлеге җаваплы да, файдалы да эштән Кызылъяр авылы да читтә калмады. Мәктәп, музей, китапханә, мәдәният йорты, авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре – барлыгы утыздан артык кеше яфрак азык әзерләшергә чыкты. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматына караганда, алар “Кызылъяр” җәмгыятенә 600 килограмм яфрак азык әзерләшкәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International