Баулы районда иң-иңнәр ачыкланды

2018 елның 26 июне, сишәмбе

Бу атнада “Экояз-2018” бәйгесенең Баулы районы җиңүчеләре бүләкләнде.

“Муниципаль районда иң яхшы гаилә” Абзалетдиновлар җиңүче дип табылган, гаиләгә республика экология һәм табигый байлыклар министрлыгы дипломы һәм туристлык өстәле тапшырылган. “Иң яхшы мәктәп” номинациясендә 4нче гимназия җиңгән, ул диплом һәм төсле принтер белән бүләкләнгән. “Иң яхшы балалар бакчасы” номинациясе җиңүчесе – 7нче санлы “Колокольчик” балалар бакчасы. Ул диплом һәм спорт-уен инвентарена ия булган. Предприятиеләр арасында җиңүче – “Татнефть-кабель” ЧҖҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International