Җиңү артыннан җиңү

2018 елның 12 июне, сишәмбе

Районыбыз Сабан туен бәйрәм иткән көннәрдә Баулы җиңел атлетчылары башка төбәкләрдә уңышлы чыгыш ясаган.

Баулы районы җиңел атлетика буенча яшүсмерләр җыелма командасы Калугада 18 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында Россия беренчелегендә катнашкан. Эдгар Захаров 800 метрлы дистанциядә өченче урынга ирешкән.

Икенче көнне Яшел Үзәндә ярым марафон-кросс үткән. Анда якташыбыз Олег Сидоров өченче килгән. Сүз уңаеннан, күптән түгел Олег Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә ярым марафонда катнашкан иде. 10 чакрымлык дистанцияне 32 минут 13 секундта йөгереп, 190 катнашучы арасында беренче урынга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International