Баулы ГХАТ бүлегендә үзенчәлекле паспортлар тапшыру чарасы узды. Бөек Җиңү Көне алдыннан 12 мәктәп укучысына тантаналы шартларда Россия Федерация гражданы паспорты тапшырылды.
Балаларга Бөек Җиңүгә багышланган “Георгий тасмасы. Хәтерлим! Горурланам!” акциясе турында сөйләп, Совет халкының җиңү символы - Георгий тасмасы тапшырылды.
Яшьүсмерләрне ветеран А.Ф.Галиакберов, ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Т.Мурсалимова, Баулы районы миграция мәсьәләләре буенчаинспекторы, И. М.Исмагилова җылы котладылар.
2 нче мәктәп укучылары башкаруында сугыш еллары җырлары бәйрәмне тагын да күтәреп җибәрде.