Февральаенда Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 25 сабый теркәлде:10 малай һәм 15 кыз. Шуларның 14 се гаиләдә беренче бала, 6 – икенче, 4 - өченче, 1- җиденче бала булып туган. Иң кечкенә бала 2450, ә иң зуры – 4440 грамм.
Әти-әниләр балаларына Амир, Булат, Данияр, Данис, Демиан, Замир, Раян, Самир, Султан, Тамерлан, Алина, Азалия, Анастасия, Диляра, Ева, Илана, Индира, Милана, Полина, Раяна, София, Самира, Сафиядигән исемнәр бирделәр.
Иң яшь анага – 19, иң яшь әтигә 20яшь, иң өлкән анага 40, иң өлкән әтигә 43 яшь.
Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлегендә 7 пар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр. Иң яшь каләшкә 22яшь, иң яшь кияүгә 21яшь, иң олы кияүгә – 45, каләшкә – 37 яшь.