Июнь аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 24 сабый теркәлде: 13-малай һәм 11 кыз. Шуларның 8 гаиләдә беренче бала, 8 – икенче, 5 - өченче, 3-дүртенче бала булып туган.
Әти-әниләр балаларына Алан, Аяз, Арсений, Акбар, Вячеслав, Дамир, Райан, Ранель, Тимур, Сардор, Самир, Сабит, Ярослав, Әминә, Әмирә, Амалия, Диана, Данэлия, Галина, Иллария, Ихлас, Софья, Рамина дигән матур исемнәр бирделәр.
Иң яшь анага – 20 яшь, иң яшь әтигә 22 яшь, иң өлкән анага 37 һәм иң өлкән әтигә 47 яшь.
Шул ук вакыт эчендә ГХАТ бүлегендә 22 пар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр. Иң яшь каләшкә 19, ә иң яшь кияүгә 22 яшь, иң олы кияүгә – 64, кәләшкә – 594 яшь.
Бар гаиләләрне дә шушы матур вагыйгалар белән ихлас күңелдән котлыйбыз!