2026 елның 9 апрелендә 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарында (Баулы шәһәре, Пионер ур., 19 йорт) Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлегендә эшмәкәрләр өчен Бердәм «ачык ишекләр» көне узачак.
Эшмәкәрләрне Бердәм «ачык ишекләр» көнендә алдан язылу буенча 8(85569)5-63-63, 5-63-62 телефон номерлары буенча кабул итәчәкләр, шул ук вакытта кызыксындырган сорауларыгызны күрсәтү дә мөһим.
Хөрмәтле эшмәкәрләр һәм бизнес вәкилләре! Мәҗбүри таләпләрне белү – хокук бозулардан саклануның иң яхшы ысулы! Без сезне «Бердәм ачык ишекләр көне»нә алдан язылу буенча консультациядә көтәбез!