2 апрель көнне Александровкада Балалар китабы атналыгының ачылуы узды.
3:2 хисабы белән “Девон 2001” Баулы хоккей төркеме Чистополь шәһәренең “Кара каплан” төркемен җиңде.
“Халык контроле” сайтына яңа мөрәҗәгать килде.
Яраткан газета-журналларга язылу дәвам итә. Почта бүлекләреннән башка, язылырга республикабызның дәүләт хезмәте порталында да була.
2015 елның 1 апреленә Баулы районында юбилей медальләрнең 90% тапшырылган инде. Кичә, 3 апрель көнне “Баулынефть” НГТИнең ветераннарына юбилей медальләрен тапшыруы узды. Барлыгы 87 медаль.
Икеайлык 1 апрельдән 1 июньга кадәр сузылачак. Аның кысаларында территорияләрдән чүп-чарны җыю, урамнарны юу, елганы чистарту, чишмәләрне һәм балалар өчен җайланган мәйданчыкларны төзекләндерү, агач утырту эшләре планлаштырылган.
Баулылар, “Ура, Җиңү!” акциясендә катнаша аласыз! Аның өчен Җиңү җырларын үзегезнең кесә телефоннарыгызга кычкырту тавышы урынына куя аласыз!
2 апрель көнне Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында Балалар китабы атналыгын тәмамлаучы “Галиҗәнап Китабыбыз!” исемле сәхнәләштергән тамаша үтте.
«Почемучка» экологик клубның әгъзәләре өчен кошларны каршылау гадәттәге эш.