Кайбер шәһәр оешмалары үз артларыннан ныгытылган территориясендә эшләрен башладылар инде.
Бүген шәһәр урамнарын тикшерү максаты белән Баулы шәһәре башкарма комитетының белгече Ирек Гәлимов белән бергә без 2нче санлы спорт мәктәбе, агроколледж, почта, ЦДНГ №3, «Жилсервис», район газетасы мөхәррияте һәм телевидение коллективлары эшләгәннәрен күрдек.
Ирек Галимов әйткәненчә ныгытылган территорияләрендә 23 оешма эшләгән. Алар арасында шулай ук ЦДНГ-2, Сбербанк, Ак Барс банк, мәктәпара уку-җитештерү комбинаты, 1нче санлы һәм 5нче санлы мәктәпләр,кабель заводы, Татгазэнерго, 109нчы янгын сүндерү бүлеге, районның башкарма комитеты, яшьләр эше буенча бүлек, «Ватан» яшьләр үзәге, “Карлыгач” сәламәтләндерү лагере, төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе.
Шәһәр зиратларында иске агачларны кисү һәм чыгару эшләре башкарылды. Оешмалар белән бергә зират чистарту эше май аена планнаштырылган.
Гомуми шәһәр шимбә өмәләре 10, 11, 24 һәм 25 апрель көннәре узачак.
Кәдрия Гыймазова, "Хезмәткә дан"
Айгөл Әхмәдова тәрҗемәсе