9 июнь көнне “Президент белән бергә” хәрәкәтенең активистлары “Гаилә” приютында “Хәрәкәттә бәрәкәт!” акциясен уздырдылар. Приютның балалары өчен саф һавада спорт һәм күңел ачучы уеннар үткәрделәр.
Баулы хастаханәсенең эшчесе Гөлия Әхтямова медицина эшчеләренең профессиональ осталыгы республика бәйгесенең “Иң яхшы акушер” номинациясендә икенче урын яулап алды.
5 июнь көнне Новозареченск авыл китапханәсендә Бөтендөнья әйләнә-тирә мөхитне саклау көненә багышланган чара үткәрделәр.
Исергәп мәктәбендә балалар өчен “Тылсымлы планета” мәктәп лагере ачылды.
Кичә 1нче мәктәп лагерендә спортның төрләре буенча ярышлар узды.
Туры килүче канун проекты Дәүләт думасына кертелде. Техника ярдәмендә җирне бозган өчен махсус җаваплылык билгеләнергә мөмкин.