Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Ринат Фахреев кайбер хуҗалыклар терлек азыгын әзерли башладылар дигәнне әйтте. Бу атнада әлеге эшкә калганнар керешәчәк. Әйтелгән чарада шәһәрлеләрнең дә катнашуы кирәк.
- Без фермерларга терлек азыгын әзерләүдә ярдәм күрсәтергә тиеш дип уйлыйм, чөнки хаклар үзгәргән вакытта алар балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә итне иске бәя белән тапшырдылар, - диде район башлыгы. – Шулай ук безнең авыл хезмәтчеләре кыш буена ярминкәләр ярдәмендә шәһәрлеләргә азык-төлек запасларын базар хакыннан түбәнрәк ясарга булыштылар.
Рамил Гәтиятуллин шулай ук “Водоканал” һәм “Уютный дом” оешмаларның эшеннән кәнагәть булмауын белдертте.
Аннан башка, район башлыгы районның 85 еллыгына әзерлек эшләрен башларга, шәһәрдә видеокүзәтү камераларын куюын дәвам итәргә, җылыту сезонына җентекле әзерләнергә, транспорт чаралары өчен Октябрь мәйданына хәрәкәтне чикләргә өндәде. Һ.б.