ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе

5 сентябрь көнне Үзәк балалар китапханәсе скверлар һәм парклар фестиваленә кушылдылар.  Китапханәчеләр кызыклы уен-сәяхәт оештырдылар.

Мондый экскурсияләр балаларга бик ошый. Бу юлы алар укытучы-психолог Гүзәл Минәҗетдинова белән бардылар.
8 сентябрь көнне Поповка мәдәният йорты эшчеләре һәм авыл китапханәсе Поповка балалар бакчасында “Без табигать алдында җаваплы” экологик дәресләр үткәрделәр.

7 сентябрь көнне Баулының 5нче санлы мәктәбендә “Бергә эшлик” ачык бергәләшкән дәрес узачак.

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында коррупциянең торышы турында халык фикерен белешү дәвам итә. Анкетасын http://eco.tatarstan.ru/rus/info.php?id=618907 юнәлтмәсе буенча “Коррупциягә каршылык – халык фикерен белешү, анкеталау” бүлегендә тутырырга мөмкин.

7
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
2015 елның 30 - 31 октябрендә 2011-2015 елларга «Татарстан Республикасы авыл яшьләре» озак сроклы максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе төбәк иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Республика агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык конкурсы үткәрә.

Фотокросста студентлар, иҗтимагый оешмалар активистлары, фотографлар катнаша ала.

Бүген Баулының “Гали” мәчетендә Баулы районы мәчетләре имамнарының чираттагы җыелышы узды. Җыелыш үтәчәк Корбан-бәйрәменә багышланды.

Шалты авыл Мәдәният йорты, авыл китапханәсе, мәктәп белән берлектә кече яшьтәге укучы балалар өчен әйләнә-тирә мохитне саклау буенча “Бәллүр чишмә” дип исемләнгән экологик чара уздырды. Чарада 7 яшьтән 14 яшькә кадәрле 15 укучы бала катнашты.Бу очрашудан укучылар бик канәгать калдылар.

Баулы үзәк хастаханәнең эшчеләре “Парклар һәм скверлар көне” фестивалендә актив катнаштылар. Чара 5 сентябрь көнне узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International