ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе

6-11 октябрь көннәрне “Девон” боз сарае массакүләм тимераякта шууга чакыра.

Бүген мәдәният йортының концертлар залында Укытучылар көненә багышланган бәйрәм узды. Чарага Баулы районы укытучылары чакырылды. Иң яхшылары мактау грамотасы һәм рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
4 октябрь көнне Хансөяр мәдәният йортында балалар өчен "Алтын көз!" дип исемләнгән көзге бал уздырылды. Балалар җырладылар, биеделәр, скетчлар куйдылар, төрле уеннар уйнадылар. Ике командага бүленеп ярыштылар.
1 октябрь көнне Хансөяр мәдәният йортында "Өлкәннәрне хөрмәт итик!" дип исемләнгән кичә уздырылды. Салих авыл җирлеге башлыгы Галлямутдинов Заһит Сәетгали улы, Корбан бәйрәме уңаеннан корбан чалдырды. Авылнын мулласы табынга догалар укыды. Хансөяр авылы үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концерт программасы күрсәтелде.

9 ай эчендә исерткеч эчемлек эчеп руль артына утыручылар саны 171 җитте.

2 октябрь көнне Исергәп авылының мәдәният йортында районыбыз җитәкчеләре һәм Исергәп авыл җирлеге депутатлары катнашында өлкәннәрне хөрмәтләделәр.

1 октябрь көнне Казанда Өлкәннәр көненә багышланган йөртүчеләр осталыгының республика бәйгесе узды. Баулы районыннан Хәмит Мөсләхетдинович Зәйнәгетдинов – МВД бүлеге ветераннар советы рәисе катнышты.

Үткән атнада ашыгыч, кичектергесез медицина ярдәме күрсәтү бригадасы чакыру буенча 262 тапкыр чыктылар, шуның 262 очрагында ярдәм күрсәтелгән.

Бүген иртән сәгать 8:00 чамасында Пионер урамында җәяүле катнашында юл-транспорт һәлакәте булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International