Баулының эш атнасы юл һәлакәтеннән башланды

2015 елның 5 октябре, дүшәмбе
Бүген иртән сәгать 8:00 чамасында Пионер урамында җәяүле катнашында юл-транспорт һәлакәте булды. Баулының ЮХИДИ бүлеге хәбәр иткәнчә, «Фольксфаген» автомобиле белән идарә итүче 1976 елгы ир-ат, тиешсез урында юлны аркылы чыгучы 31 яшьлек хатын-кызны һәм аның кече яшьтәге баласын бәрдергән. Ир-ат бәргән җәяүлене шәхсән үзе хастаханәгә җиткергән. Ярдәм күрсәткәч табиблар хатын-кызны һәм аның баласын өйгә кайтарып җибәргәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International