Үзәк балалар китапханәсе “Миләшкәй” бакчасы балалары өчен “Әйдәгез бергәләп укыйбыз!” акциясен үткәрде.
10 октябрь көнне Томбарлы авыл җирлеге администрациясе авыл зираты территориясендә өмә оештыра. Чарада барлык теләүчеләр катнаша ала. Башлана сәгать 8:00.
Баулыда 9 октябрь көнне бушлай юридик ярдәме күрсәтү буенча гражданнарны кабул итүе узачак. Чара өлкәннәр декадасы кысаларында оештырыла.
Грипптан прививка җиде яшькәчә булган балаларга, медицина эшчеләренә, 60 яшьтән өлкән булганнарга, хезмәт күрсәтү сферасы эшчеләренә, транспорт хезмәтләренә һәм армиягә чакырылганнарга бушлай ясала.
Бүген 1нче мәктәп укучылары ОБЖ буенча гадәти булмаган дәрес үткәрделәр. Ул 14нче санлы янгын бүлегендә үтте. Балалар үз күзләре белән коткаручылар эшен күрделәр.
10 октябрь көнне сәгать 12:00 Баулының “Девон” Боз сараенда 2003 елгы Баулы хоккейчылары Кама Аланы хоккейчылары белән очрашачак. Уңышлар телибез!
Синоптиклар 7 октябрь көнне Баулыда кыска вакытлы яңгыр вәгъдәлиләр.