Грипптан прививка җиде яшькәчә булган балаларга, медицина эшчеләренә, 60 яшьтән өлкән булганнарга, хезмәт күрсәтү сферасы эшчеләренә, транспорт хезмәтләренә һәм армиягә чакырылганнарга бушлай ясала.
Прививканы яшәгән шәһәрегезнең теләсә нинди поликлиникасында ясарга була. Вакцинаның бәясе 300 сумга якын. Прививка кампаниясе 1 декабрьдә төгәлләнәчәк.