ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2025 ел
җомга

ВКонтакте һәм Одноклассники социаль челтәрләрендә булдырылган битләр хакимият органнарының ачыклыгын арттыруга ярдәм итә һәм халыкка дәүләт оешмалары турында аңлаешлы, төгәл һәм тулы мәгълүмат бирә. Татарстан Дәүләт пабликлары саны буенча Россиядә алдынгы урында тора. Татарстан Республикасын да кертеп, һәр регион өчен органнар һәм оешмалар исемлеге Росстат мәгълүматлары нигезендә төзелә.

Баулы районында яшәүчеләр актуаль мәгълүматны таба ала һәм ВКонтактедагы төркемнәр аша дәүләт органнары белән элемтәгә керә ала. Шуларның иң әһәмиятлесе - Баулы муниципаль районының рәсми төркеме: https://vk.ru/bavlyofficial


9
октябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы Баулы районы халкына “Тарих тавышы” яшьләр арасында тарихи агарту өлкәсендә беренче Бөтенроссия премиясенә гаризалар кабул ителә башлау турында хәбәр итә.

Татарстан Республикасы тарифлар буенча дәүләт комитеты 2025 елның 9 аендагы эш йомгаклары буенча җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлегенә мониторинг үткәрү турында хәбәр итә.

«Хатын-кызлар традицияләрне саклап калу өчен» Халыкара конкурсын уздыру турында хәбәр итәбез. Конкурс РФ Федераль Җыены Федерация Советы каршындагы Евразия хатын-кызлар форумы Советы һәм РФ Президенты каршындагы тарихи хәтер Милли үзәге тарафыннан оештырылды.

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил итеп Светлана Захарова билгеләнде

Баулыларны һәм шәһәребез кунакларын авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакырабыз.


7
октябрь, 2025 ел
сишәмбе

8 октябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә томан төшүе көтелә. 

2025 елның 8 октябреннән 15 октябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә кайбер урыннарда урманнарның янгын куркынычы югары булуы көтелә (4 класс). 10 октябрьдән башлап урыны белән төньяк-көнчыгышта урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә (5 класс). 


3
октябрь, 2025 ел
җомга

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: 

 4 октябрьдә төнлә һәм иртән Баулы МР территориясендә урыны белән томан көтелә.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министрлыгы, 2024 елның 29 октябрендәге 365-ФЗ номерлы  «Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме турында» Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында»  Федераль закон белән, 2025 елның 1 гыйнварыннан  Россия Федерациясе территориясендә минималь хезмәт хакы  күләме аена 22 440 сум тәшкил итә дип хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International