Республика шәһәрләре һәм авыллары халкы QR-кодлар ярдәмендә почта бүлекчәләрендә заказ хатларын һәм посылкаларны өч тапкыр тизрәк ала һәм җибәрә алачак. Хәзер тапшыру 30 секундтан да артык вакытны алмаячак.
21 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшенле яңгыр, секундына 15-20 метр тизлектә искән җил, боз явуы ихтимал.
21 майда көндез һәм кичен урыны белән яшенле яңгыр, боз явуы ихтимал. Җил көчәйгәндә секундына 15-20 метр тизлеккә кадәр җитәргә мөмкин.
20 майда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән кырау төшүе көтелә. Һава температурасы 0..-3 градус.
Россия гадәттән тыш хәлләр Министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:
19, 20 майларда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һава температурасы төнлә 0..-3 градуска кадәр төшәчәк.
Узган елның маеннан почта бүлекчәләре махсус хәрби операция зонасына хәрбиләр өчен бушлай посылкалар кабул итә башлады. Бу вакыт эчендә Татарстан халкы почта аша 7 000 гә якын шундый посылка җибәргән.
Татарстан Социаль фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, республикада кабат мошенникларның телефон аша шалтыратып, исәпкә алынмаган стаж яисә пенсиягә өстәмә түләүләргә кагылышлы мәсьәләләргә ачыклык кертү өчен пенсионерларны Социаль фондка чакыру очраклары теркәлгән.
18 майда зур гаилә ял көннәре узачак, аның кысаларында "Музейлар төне" акциясе һәм "Умырзая" вокаль ансамбле концерты узачак.
Районда язгы кыр эшләре дәвам итә.
17 май төнендә 0..-2 градуска кадәр салкын булуы көтелә.