ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2024 ел
дүшәмбе

20 августта төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә. 

23 августта Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең Җәмәгать кабул итү бүлмәсе Татарстан Республикасы Баулы районы эшмәкәрләре өчен онлайн бизнес-интенсив үткәрәчәк.


16
август, 2024 ел
җомга

024 ел башыннан республикада яшәүче 680 кеше наймны субсидияләү программасы буенча эшкә урнаштырылды. Аларны республиканың 12 оешмасы эшкә алды. Россия Социаль фонды бүлеге эшкә урнаштырылган һәр хезмәткәргә хезмәт хакы һәм иминият кертемнәре буенча чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүче субсидия бирде.


15
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Сентябрьдә салым хезмәте физик затларга милек салымнарын исәпләп, салым хәбәрнамәләре җибәрә башлаячак. «Татар-информ»га биргән интервьюсында Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин салымнарны ничек түләү уңайлырак, салым ташламаларына кемнең хокукы бар һәм бу хокуктан ничек файдаланырга икәнлеге турында сөйләде.

Федераль салым хезмәте идарәсе хәбәр итә

16 августта, иртән һәм көндез, Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән төньяк-көнбатыштан секундына 15-17 метр тизлектә искән җил көтелә. 

2025 елның беренче яртыеллыгына Россия почтасы тарафыннан июль аенда игълан ителгән вакытыннан алда язылу кампаниясе 20 августта тәмамланачак. Әлеге вакытка кадәр республикада яшәүчеләрнең алдагы чор бәяләре буенча газета-журналларга язылу мөмкинлеге бар.


14
август, 2024 ел
чәршәмбе

14-15 август көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:

- төнлә һәм көндез яшенле яңгыр;

- көндез секундына 15-18 метр тизлектә искән җил.


13
август, 2024 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә Министрлыгы эш бирүчеләрдән перспективалы кадрлар ихтыяҗы турында сораштыруны 2024 елның 15 августына кадәр озайту турында хәбәр итә

14 августта Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән яшенле яңгырлар һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшенле яңгырлар һәм көчле җил көтелә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International