ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

«Ватан» яшьләр клубында балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләре семинары уздырылды. Семинарда балигъ булмаганнар белән җәмәгать тәрбиячеләре, мәктәп директорлары киңәшчеләре, социаль педагоглар, КДН һәм ЗП әгъзалары катнашты.


26
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

Россия Эчке эшләр Министрлыгының Баулы районы буенча бүлеге сәламәтлеге буенча яраклы, 18 яшьтән алып 55 яшькә кадәрге, тулы урта (11 сыйныф) белеме булган Россия Федерациясе гражданнарын түбәндәге вазыйфаларга полициягә хезмәт итәргә чакыра:

Татарстан прокуроры һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Алабугада уртак кабул итү уздырачак

"Минем бизнес" үзәге махсус хәрби операция ветераннарын һәм аларның гаилә әгъзаларын эшмәкәрлеккә өйрәтү программасында катнашырга чакыра

Баулы муниципаль район Советының ""2024 елда Баулы муниципаль районының социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2025 елга бурычлар турында" 58 нче утырышы узды


25
февраль, 2025 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәҗбүри маркировкаланырга тиешле җиңел сәнәгать товарлары исемлегенең киңәюе турында хәбәр итә. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2024 елның 29 июнендәге 883 номерлы карары нигезендә, яңа таләпләр 2025 елның 1 мартыннан гамәлгә керәчәк.

Баулы муниципаль районында МХО зонасына чираттагы гуманитар конвой әзерләнә. Районның клиент хезмәте хезмәткәрләре җыелган акчага кирәкле гигиена чаралары сатып алганнар. Клиент хезмәте базасында эшләүче өлкән буын аралашу үзәге активистлары, шулай ук, каен себеркеләре, җылы оекбашлар, антисептиклар, бинтлар, чәйләр дә җыйганнар. Без чын күңелдән алгы сызыктагы егетләргә тизрәк исән-сау, җиңү белән кайтуларын телибез! Җиңүне бергәләп якынайтыйк! 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлар берләшмәсе, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская белән берлектә, 2025 елның 28 февралендә, сәгать иртәнге 10нан 15 сәгатькә кадәр, Татарстан Республикасында хәрбиләргә ярдәм итү мәсьәләләре буенча «Хатын–кыз игътибары» кайнар телефон линиясен оештыра. 

ВКонтакте һәм Одноклассники социаль челтәрләрендә булдырылган битләр хакимият органнарының ачыклыгын арттыруга ярдәм итә һәм халыкка дәүләт оешмалары турында аңлаешлы, төгәл һәм тулы мәгълүмат бирә. Татарстан Дәүләт пабликлары саны буенча Россиядә алдынгы урында тора. Татарстан Республикасын да кертеп, һәр регион өчен органнар һәм оешмалар исемлеге Росстат мәгълүматлары нигезендә төзелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International