30 май көнне, сәгать 11:00 Шалты авылында “Авыл көне” бәйрәме узачак. Рәхим итегез!
Үткән атнада ашыгыч, кичектергесез медицина ярдәме күрсәтү бригадасы чакыру буенча 213 тапкыр чыктылар, шуның 213 очрагында да ярдәм күрсәтелгән.
Татар Кандыз мәктәбе традицияләренә яңалык кертеп 9 нчы сыйныф укучылары быел мәктәп тирәсенә күпьеллык чәчәкләр (розалар) утырттылар. Бу традиция ел саен дәвам итәр дип ышанып калалар.
Азнакайда грек-рим көрәше буенча ачык турнир булды. Аны СССРның спорт остазы Ибраһим Мингәлиев истәлегенә багышладылар. Баулы районын 2нче санлы спорт мәктәбенең тренеры Сергей Петров укучылары тәкъдим итте.
Россия Президенты Владимир Путин балалар булган гаиләләргә дәүләт күрсәтү буенча өстәмә чаралар кертү турында канунын имзалады. Әлеге законга карата, ана капиталын ипотека буенча беренче түләү итеп кулланырга рөхсәт бирелә.
Әлеге акция бөтен Россия буенча булачак.
17-19 май көнне Казанда укучылар Спартакиадасы һәм җиңел атлетика буенча ТРның Беренчелеге узды.
2015 елның 1 июльдән газның кубометры 5,16 сум тәшкил итәчәк.